Ф.И.О.: Тазеева Руфина Насимяновна

Возраст: 38 лет

Место работы: республиканская молодежная газета "Омет"


Номинации:
«Гражданская позиция»









Номинация: «Гражданская позиция»
Опубликовано: в молодежной газете "Омет", №79 от 9 июля 2009 года
Краткая аннотация:
В последние годы в деревнях и селах увеличилось количество пьющих женщин: вместо того, чтобы вести здоровый образ жизни, ухаживать за семьей, детьми, хозяйством молодые женщины выпрашивают у сельчан самогонки, неделями не появляются дома. Так почему же пьют женщины в деревнях? В чем причина? Наша героиня молода, симпатична - Мадине 37 лет. У нее хороший муж, души не чаявший в семье, четверо детей. Вроде бы все хорошо, живи и радуйся. Но нет, раз в год Мадина пускается в «загул»: уходит из дома, ее постоянно видят пьяной то в одной деревне, то в другой…
Ее дети стесняются выходить на улицу, а вдруг кто-нибудь скажет:«Ваша мама - пьяница!» Чувствительная, ранимая душа ребенка не готова к таким словам. И все-таки кто виноват в том, что молодые женщины в деревнях стали выпивать? Время такое, скажет кто-то. Но ведь были времена куда тяжелее: голод, война, послевоенная разруха, нищета. В те времена наши мамы и бабушки даже не думали, чтобы наступить на этот скользкий путь. Соблюдали все традиции, держали уразу, ни одно дело не начинали без «бисмиллы». Сейчас времена другие, мы живем в достатке, в магазинах все есть. Но тем не менее женщины пьют… Безделье, безработица, отсутствие желания чем-нибудь заняться – вот основные причины женского алкоголизма в деревнях. А тут еще и колхозов не стало. Чрезмерное и неконтролируемое пристрастие к алкогольным напиткам со временем приводит к алкоголизму. Даже первокласснику известно, что алкоголизм может пагубно повлиять не только на алкоголика, но и на тех, на чью долю выпало жить вместе с ним. В тех семьях, где пьет мать, или, что еще прискорбнее, оба родителя, ни о каком нормальном воспитании не может быть и речи. Сегодня все больше женщин становятся алкоголичками. Процент их неизвестен в силу понятных причин: женщины не афишируют свои пристрастия. Но пройдитесь по улицам и тогда станет понятен масштаб проблемы. Женский алкоголизм стремительно молодеет…



Недавно я побывала в гостях у своей однокурсницы, с которой вместе учились в университете. Обрадованная встречей, Дина стала готовить чай. «А где твой муж Руслан?» , интересуюсь я.

- Не спрашивай, подруга. Руслан поехал в свою родную деревню. На разведку. Родственники звонили, говорят «невестка опять «в загуле»… - Голос Дины задрожал. Она стала очень грустная.

Из ее слов стало понятно следующее. Ее муж вырос в большой семье, где воспитывались восемь детей. Двое из них живут в городе, а остальные обосновались в разных деревнях. В каждой семье по 3-4 детей.

- Жена одного из братьев Руслана 37летняя Мадина, мама 4 детей, как-то незаметно пристрастилась к спиртному, - рассказала мне Дина. – Пьет она не так как другие односельчанки, «по-своему». В течении года Мадина – образцовая мать, хорошо ухаживающая за своими детьми, мужем, старательная, чистоплотная домохозяйка. По отношению к мужу – внимательная, ласковая жена. А как она готовит! Но вот проходит год, и Мадина – как с цепи сорвалась. Одним словом, она уходит из дому, гуляет неизвестно где. Ее не бывает дома почти месяц.

- А где же она ходит? – недоумеваю я.

- Хочешь верь, не хочешь, нет, но наша Мадина за месяц успевает побывать во всех окрестных селах и деревнях. Где есть возможность выпить, ничего не пропускает. Из одного дома направляется в другой, выпрашивает самогонку. Прошлогоднее ее «путешествие» вообще отличается «своеобразностью». Как всегда чужие люди начали звонить мужу нашей Мадины. И откуда только номер телефона находят! Один говорит: «Ваша жена валяется в луже грязи на улице в такой-то деревне, приезжайте, забирайте, пожалуйста». Другой звонит: «Вчера заходила к нам, просила самогонку, а после ее ухода не могли найти сотовый телефон…» Третий сообщает по телефону: «Вчера топили баньку. Вечером забыли закрыть ее на замок. Утром заходим – а там спит ваша пьяная жена…Почему вы не смотрите за ней?!» Бедный супруг Мадины не знает что и делать. Он едет в одну деревню, искать Мадину. А у той – и след простыл. Едет в другую, там говорят, что видели ее недавно, но уже на попутной машине уехала еще куда-то.

Самое обидное то, что дети Мадины, которые уже начали многое понимать в этой жизни, от начала «загула» мамы до конца никуда из дому не выходят. Людям ведь рот не прикроешь, нет-нет да кто-нибудь скажет неприятное слово про маму, положат соль на раны ребятишкам.

- А муж Мадины тоже пьющий человек? – интересуюсь я.

- Н-е-е-е-т, он и капли в рот не берет. Наоборот, Денис - работящий, добрый, мастер на все руки, порядочный. И жену свою он любит. В какой миг Мадина встала на этот скользкий путь – мы не можем сказать. После месячного «загула» она потом потихонечку заходит в колею. Опять начинает старательно ухаживать за детьми, мужем, хозяйством. В прошлом году после очередного «путешествия» Денис не стерпел, поколотил жену. Неделю Мадина ходила в синяках. И вот видать опять не сдержалась…И где час ее найдешь? Где она ходит?

В последние годы увеличилось количество женщин, которые вместо того, чтобы аккуратно вести хозяйство, ухаживать за семьей, стали пить самогонку и вести неприличный образ жизни. Тут есть чему удивляться. Живут, допустим, в одном селе две семьи, соседи. В каждой семье по 4-5 детей. У одной хозяйки дом – полная чаша, достаток и уют. Везде чистота и порядок. И у другой хозяйки есть дом, муж и дети, большое хозяйство. Но ей этого не надо. Ей только бы выпить самогону. Если она у где-нибудь найдет «сатанинское зелье», она будет довольна.

- Все зависит от самого человека, - сказала мне как-то одна пожилая женщина. – Сегодня во многих районах колхозы распались, и молодым, и людям среднего возраста трудно найти работу. Именно вот это безделье, неумение с пользой провести время и подталкивает сельских женщин к спиртному. Почему бы здоровой, полной сил женщине вместе с мужем и детьми не построить, скажем, теплицу, выращивать овощи и продавать их? И дети вырастут трудолюбивые, да и достаток будет в доме. Почему бы пчеловодством не заниматься? Было бы желание, работа всегда найдется, доченька.

Золотые слова. Печально еще то, что в деревнях стали выпивать и пожилые женщины лет 60-70. Их немного, но все же есть. В каждой деревне по 4-5 человек. Эти женщины в этой жизни познали и радость, и горе, вырастили детей, у них есть внуки, но многие пить стали после того, как потеряли своих мужей.

- Они пьют от тоски, доченька, - сказала мне та же пожилая собеседница. – Все жизненные тяготы они тянули вдвоем, делили одну постель – вместе с мужем. Его, родимого, не стало, и женщины затосковали…Они не видят смысла жизни без мужа.

…Нет конца-краю мыслям. Это большая трагедия – когда пьет сельская женщина. Кто виноват – женщины сами или времена наступили такие? Но ведь были и другие времена – война, голод, разруха, послевоенные страшные дни. И тогда наши женщины не забывали, что такое честь, самоуважение, дисциплина и порядочность. Они никогда не начинали работу без «бисмиллы», держали уразу. Где уж там выпивать и бродяжничать по деревням? Сегодня в стране – достаток, изобилие во всем. Каких только продуктов питания нет в магазинах? А одежда? На любой вкус! А женщины пьют…

С Диной мы встретились через две недели. Она сообщила, что Мадина пришла домой, попросила прощения у мужа и детей, пообещала, что никогда больше к спиртному не притронется. Очень хочется ей верить.
Күптән түгел университетта бергә укыган сабакташымда кунакта булырга туры килде. Очрашу шатлыгыннан ашыга-ашыга чәй табыны әзерләп йөргән Динәдән елмаеп: «Җан кисәгең кая соң әле?» дип сорадым. Җан кисәк дигәнебез Динәнең ире Руслан була инде.

- И, и, сорама инде, ахирәт, туган авылына кайтып китте. Разведкага. Туганнары телефоннан шалтыратып әйттеләр, җиңгәсе тагын «ычкынган» бит… - Динәнең пошынуы тавышына чыкты.

Сүз артыннан сүз чыгып, Динә сөйләгәннәрдән шул аңлашылды. Русланнар гаиләдә сигез бала үскәннәр. Шуларның икесе шәһәр тормышын сайлаган, калганнары төрле авылларда төпләнеп калганнар. Һәрберсендә 3-4әр бала икән.

- Туган авылында төпләнеп калган бер абыйсының хатыны – 37 яшьлек Мәдинә, 4 бала әнисе, ничектер әкрен генә эчүгә сабышкан, - дип сузен дәвам итте сабакташым. – Иң сәере шул – аның эчүе дә үзгә, «салырга» ярата торган башка хатыннарныкы кебек түгел. Эш шунда, җиңги кеше ел дәвамында менә дигән иттереп дөньясын көтә, балаларын карый, укуларына күз-колак була, мал-туарны тәртиптә тота, йортта – чисталык-пөхтәлек… Иренә карата да ягымлы, тәмле итеп ашарга да пешерә. Шулай бер ел чамасы әйбәт кенә яшәгәннән соң җиңгәбез, кем әйтмешли, «бәйдән ычкына». Бер сүз белән әйткәндә, йорттан чыгып югала. Нәкъ бер ай чамасы берәдәклектә йөреп кайта.

- Кайда йөри соң ул, Динә? – дим аптырап.

- Ышанмасаң ышан, күрше-тирә авылларны бер итеп чыга. Кайда эчәргә мөмкинлек бар, бер урынны да калдырмый. Өйдән өйгә кереп теләнеп йөри. Үткән елгы «сәяхәте» бигрәк тә үзенчәлекле булды. Шулай чыгып югалганнан соң бер ун көн үтүгә Мәдинәнең иренә (телефон номерын каян табалардыр) шалтырата башлаганнар. «Сезнең хатыныгыз фәлән авылда фәлән урамда күлләвек эчендә ята, килеп алыгызчы»; «Кичә безгә сәмәй эзләп кергән иде, ул чыгып киткәч, кесә телефоныбызның югалуы билгеле булды»; «Кичтән ягып кергән мунчабызны бикләми калдырганбыз, иртән керсәк, ләүкәдә бер хатын-кыз йоклап ята…Сезнең хатын, диделәр. Нигә карамыйсыз үзен?» һәм башкалар. Ире, бахыр, нәрсә эшләргә дә белми. Бер авылга эзләп барса, Мәдинәдән инде җилләр искән, икенче якта йөреп ята. Икенче авылга эзләп килсә, яңа гына монда иде, чыгып китте, диләр. Җиңгинең койрыгын тиз генә тотарлык түгел. Иң аянычы шул: тормышны азмы-күпме аңлый башлаган балалары әниләре чираттагы «гулянка»га чыгып киткәнән соң өйләреннән чыгарга оялалар. Кешеләрнең авызларын томалап булмый бит, төртмә теллеләре юк-юк та начар сүз әйтеп, сабыйларның күңел ярасына тоз сибеп китә.

- Әтиләре ниндирәк кеше соң? Ул да эчәргә яратамы?

- Ю-ю-юк, әтиләре тамчы да капмый ул зәхмәтне. Киресенчә, тырыш, акыллы, тәртипле ир ул Денис. Хатынын да ярата. Тик менә нишләп, кайсы мәлдә Мәдинә шушы юлга баскандыр, беребез дә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Шулай бер ай чамасы «ычкынып» йөреп кайтканнан соң тагын ипләнеп китә үзе. Син дә мин дөньясын, балаларын, ирен карый башлый. Үткән елны шулай йөреп кайткач, Денис түзмәгән, хатынын нык кына тукмаган. Мәдинәнең атна-ун көн күзе-башы күгәреп йөрде. Менә тагын «ычкынган» ди бит әле… Кайсы якларга чыгып киткәндер, каян эзләп табарга инде аны?

Әйе, соңгы елларда матур итеп дөнья көтәр урынга тирә-як авылларны «тигезләп», эчәргә теләнеп йөргән салмыш авыл хатыннарының күбәюе зур борчуга сала.

Аптырамаслык та шул. Әйтик, бер үк авылда күршеләр булып ике гаилә яши, ди. Берсендә әни кеше 4-5 бала тәрбияли, хуҗалыгын гөл кебек карый. Икенчесенең дә менә дигән ире, йорты, бакчасы, балалары бар. Ләкин бу хуҗабикәнең тормышта гаме юк. Аңа йорт та, мал-туар да, бакча да кирәкми. Аңа эчәргә кирәк. Көн саен берәр каян шайтан суы табып эчсә, шуңа канәгать булып, исәңгерәп йөри ул.

- Барысы да кешенең үзеннән тора, балам, - диде миңа бер өлкән яшьтәге апа шушы темага сүз кузгаткач. – Хәзер күп җирдә колхозлар бетте, яшьләргә дә, урта яшьтәгеләргә дә эш юк. Әнә шул эшсезлек, вакытны кая куярга белмәү этәрә дә инде авыл хатынын эчүгә. Ни өчен, әйтик, сау-сәламәт хатынга ире, балалары белән бергәләшеп теплица эшләп, рәхәтләнеп яшелчә-җимешләр үстереп сатмаска? Балалары да эшләп үсәрләр иде, акчасы да булыр иде. Нигә мал үстереп сатмаска? Умартачылык белән шөгәльләнмәскә? Теләге булган кешегә эш табыла ул, балам.

Хак сүзләр. Авылларда күптән пенсия яшендә булган 60-70 яшьлек өлкән апаларның эчүгә чабышуы да күзәтелә. Күп түгел алар, әмма барлар. Авыл саен 4-5 апа булыр. Тормышның ачысын-төчесен күргән, балалар үстереп, укытып, үзаллы тормыш юлына бастырган бу авыл апалары гадәттә гомер юлдашлары – ирләре вафатыннан соң аракы белән дуслашалар.

- Сагышларына түзә алмыйлар алар, балам, - диде миңа шул ук өлкән яшьтәге әңгәмәдәшем. - Гомер буе тормыш йөген бергә тарткан, авырлыкларны бергә үткәргән, бер түшәкне уртак иткән ирләрен юксынудан килә аларның эчүе. Ирләре үлгәннән соң яшәүнең яме калмый.

…Уйлар йомгагының очы-кырые юк. Бик аяныч хәл ул – авыл хатынының эчкечегә әверелүе. Кем гаепле моңа: авыл апалары узләреме, әллә заманамы? Замана дигәннән, ачлык, сугыш, мохтаҗлык хөкем сөргән авыр чорларда да, аннан соңгы елларда да авыл хатыннары намус, әдәп дигән төшенчәләрне өстен куйган. Ураза тотканнар. Бисмилласыз бер эш башламаганнар. Кая ул эчеп, азып-тузып йөрү? Ә хәзер бер карасак, илдә тынычлык, туклык, муллык, киемнең, ризыкның ниндие генә юк, ә хатыннар эчә. Әллә рәхәтлеккә чыдый алмыйлармы? Әллә соң ялкаулык һәм эшсезлек этәрәме хатыннарны тайгак юлга? Сораулар күп, тик җаваплар гына табылмый.

…Ә сабакташым белән тагын да бер атнадан соң очраштык без. Үткән сөйләшүне хәтерләп, Динә болай диде:

- Мәдинәбез кайткан, ире, балалары алдында «бүтән бервакытта да авызыма аракы капмам» дип сүз биргән, гафу үтенгән. Үз куллары белән яшереп куйган «запаслар»ын чыгарып түккән. Ире Мәдинәгә «тагын бер мәртәбә балаларны ташлап, эчеп йөрсәң, өйгә кертмибез», дигән…

Шушы сүзләрне ишеткәч, мин ихлас күңелдән сөенеп киттем. Никтер бу яшь хатынның тәүбәгә килеренә ышанасы килә. Тик…ярый ла биргән вәгъдәләре тукран тәүбәсе генә булмаса.

****

Эчкече хатын-кызларның 76 процентының туганнары шулай ук эчәргә ярата.

Хатыннарда эчкечелек уртача 26 яшьтә башлана, ир-атта – 23 яшь тирәсендә. Әмма беренчеләренең чире тизрәк көчәя: хатыннар табибларга 7 елдан соң гына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр, ирләр – 16 елдан соң гына.


Номинация: «Гражданская позиция»
Опубликовано: в молодежной газете "Омет", №133 от 19 ноября 2009 года
Краткая аннотация:
«Рай протяженностью в месяц» - это статья про детей-отказников. Каждый ребенок имеет право жить в семье, быть счастливым. Но судьба не ко всем благосклонна: кого-то она балует, кому-то чинит препятствия. В нашей стране кроме детей-сирот есть еще те, кто при живых родителях лишен материнской ласки, семейного очага. Эти дети не теряют надежду обрести семью, мечтают о том, что когда-нибудь мама и папа придут за ними, заберут из детдома и все будет хорошо. И в один прекрасный день этим детишкам улыбается счастье: их, наконец-то усыновляют. Но только на один месяц…
Эксперты говорят, что сегодня каждая четвертая семейная пара ребенка усыновляет с целью получения выгоды: кому-то понадобилось получить кредит в банке, кто-то хочет улучшить свои жилищные условия, кто-то - разжалобить налоговиков, вот, мол, какая я социально ответственная мама, и решить свои налоговые проблемы. На решение этих вопросов уходит примерно один месяц. После этого семейная пара обратно сдает малыша в детский дом. Рай протяженностью в один месяц закончился. Как дальше жить ребенку? На что надеяться?
Дети-отказники, этот социальный статус становится панацеей, и таких детей с каждым годом становится все больше. Что происходит с людьми, какая мотивация у таких родителей, которые рожают и бросают, частичку себя, свою плоть и кровь? По официальным данным в стране около 850 тысяч детей-сирот, из них 760 тысяч – дети, у которых есть родители, но которым они не нужны. Чем можно оправдать мать-кукушку, которая отказывается от своего ребенка?



Каждый ребенок имеет право на счастье, расти в полноценной семье. Но не у каждого малыша есть такая возможность. В нашей стране кроме круглых сирот, есть еще и те, кто при живых родителях лишен материнской ласки, отцовских объятий. Но и они не теряют надежду, думая, что когда-нибудь и за ними придут мама и папа. И вот однажды малышам улыбнется счастье – семейная пара берет их на воспитание. Но только на один месяц…

…Диле четыре годика, она стоит перед невероятно красивой женщиной. Та придирчиво осматривает девочку и говорит:

- Мне нравится. Заберу ее на следующей неделе.

Женщина по имени Роза приехала из Дагестана. Она коммерсант. Почему ей так спешно понадобился ребенок – она не объяснила. Дилю выбрала через федеральную общую базу данных….

Но не прошло и месяца как девчушка вновь оказалась на пороге детского дома. Что же случилось? Оказалось, бизнес-вумен всегда брала с собой девочку, когда заходила в кабинеты начальников, чиновников, в налоговую инспекцию и при этом говорила, что мол, «посмотрите, какая я социально ответственная дама, ребенка взяла на воспитание, помогите мне…» И когда таким образом решила все свои проблемы, вернула девочку обратно в детдом. Как книгу – в библиотеку.

- В нашей стране это не первый случай. Что мы можем делать? – говорят воспитатели детского дома. – Устройством ребенка в семью занимаются органы опеки.

В России каждая четвертая пара ребенка усыновляют с целью выгоды. Каждого третьего малыша обратно возвращают в детдом.

Дважды сирота

Термин «гуманитарная трагедия» появилась весной 2009 года, когда участились случаи возврата детей обратно в детдома. Не ошибемся, если скажем, что толчком этому явлению стал случай в Калининграде. Там ВИЧ инфицированная молодая мама отказалась от своего ребенка сразу после того, как родила. Многочисленные анализы показали, что мальчик абсолютно здоров.

Ко второму дню рождения маленького Макара ждал самый большой сюрприз – его усыновила молодая семейная пара, у которой недавно родился собственный малыш. Мальчику дали новое имя, сделали новое свидетельство о рождении. Но по истечении двух месяцев «любящие мама и папа» вернули малыша в детский дом. Свой отказ они объяснили тем, что им как будто бы не сообщили о ВИЧ инфицированности матери малыша! Но истинные причины отказа стали известны попозже. Оказывается, молодая пара рассчитывала на материальную помощь в 300 тысяч рублей, которую администрация области обычно выделяла семье при усыновлении ребенка, добавить к этой сумме свой материнский капитал и внести эту сумму как первоначальный взнос за квартиру. «Если этих денег не хватить, можно брать кредит в банке», рассуждала молодая пара. Но банк отказал им в выдаче кредита. Планы рушились, и они уже на следующий день вернули девочки в детдом.

Директор благотворительного Фонда по поддержке детей, семей и молодежи Марина Терновская говорит:

- В последние 2-3 года много случаев возврата детей в приюты. Мы по-своему проанализировали это явление. Детей на усыновление берут, улучшают свои жилищные условия, покупают квартиру, а ненужного малыша обратно в приют везут. С этим ничего нельзя поделать: по закону эти дети не имеют права претендовать на жилплощадь. Наши законы не наказывают родителей за отказ от ребенка, даже если детей усыновили с корыстными намерениями.

Кто вы, новые родители?

- Сегодня любой человек с «чистыми» документами может усыновить или удочерить ребенка, - считает Марина Терновская. - Многие родители ребенка впервые видят только тогда, когда уже забирают его из приюта. При выборе учитывается конкретное желание родителей: возраст, цвет глаз, цвет волос малыша. А дальнейшая судьба ребенка чиновников уже не интересует. Как живется малышу с новыми родителями, нашли они общий язык или нет, не обижают ли его – это проблема чиновников уже не волнует. Раньше была единая система устройства ребенка в приемную семью. До 18 лет за ним наблюдали педагоги, психологи, врачи, социальные работники. А сейчас судьбой ребенка занимаются разные органы. Хотя занимаются ли?...

В России сегодня усыновление не популярно. Да и пособии маленькие. Многие родители стараются оформить опекунство. Для сравнения: в первой половине 2009 года на 38835 детей оформлено опекунство. В 2008 году эта цифра составляла 75933.

Если подумать, то и не в деньгах, пособии тут дело. С каждым годом все меньше и меньше становятся семей, которые способны прижать чужого малыша к своей груди так же нежно, как и своего. Это только, кажется, что детей в приютах, детских домах становится мало. На самом деле сирот все больше и больше становятся.

После Великой Отечественной войны у нас в стране было 678 тысяч детей-сирот. В 2002 году мы обогнали этот показатель. На сегодняшний день с России насчитывается более 800 тысяч детей-сирот.

Башкортостан: семья вместо приюта

Дети, которых по разным причинам вернули в детские дома, есть и у нас в Башкортостане. Их определяют в другие семьи. «Именно после этих случаев мы убедились в том, насколько серьезно надо относиться к выбору опекунов, проверять желающих усыновить ребенка. С каждым желающим усыновить малыша мы работаем как минимум три месяца, только потом приступаем к подбору ребенка», говорит начальник управления по опеке и попечительству администрации города Уфы Милана Скоробогатова.

Есть такая поговорка: «Своя ноша не тянет». Малыш, рожденный в в семье, любви, желанный, никогда не станет обузой для своих родителей. Любите, берегите своих детей.
Бу дөньяда һәрбер баланың гаиләдә үсәргә, бәхетле булырга хакы бар. Әмма бәхетле язмыш җилләре бар кешегә дә тигез исми: кемгәдер назлырак, кемгәдер кырысрак. Илебездә тулы ятимнәрдән тыш, әти-әниле булып та ата-ана назы һәм иркәләве күрми үскән сабыйлар күп. Бу нарасыйлар өметләрен өзмиләр, «кайчан да булса мине дә килеп алырлар, мин дә әти-әниле булырмын», дип тилмереп көтәләр. Һәм көннәрдән беркөнне аларга да бәхет елмая – ир белән хатын баланы тәрбиягә ала. Ләкин… берничә айга гына.

Дүрт яшьлек шомырт күзле Динә курчак кебек матур итеп киенгән апа алдында басып тора. Хатын сабыйга сынаучыл караш белән текәлгән.

- Ошый, - дип канәгать елмайды «тәтәй курчак». - Бу атнада килеп алырмын.

Дагыстаннан килгән Роза исемле бу коммерсант хатынга бала ни өчендер бик ашыгыч рәвештә кирәк булган. Динәне сәүдәгәр ханым ятим балалар турында мәлүматлар тупланган федераль база аша сайлаган.

Ләкин бер ай да үтми, кызыкай шул ук балалар йортына кире әйләнеп кайта. Роза «әни» тәрбиягә алган Динәне начальникларның, чиновникларның, бигрәк тә салым инспекциясе хезмәткәрләренең кабинетларына йомыш белән кергәндә ияртеп керә дә, «менә мин социаль яктан нинди җаваплы эшкуар, тәрбиягә ятим бала алдым», дип әйтә икән. Бер ай эчендә йомышларын уңышлы гына йомышлап беткәч, ханым китапханәгә китап тапшырган кебек сабыйны балалар йортына яңадан илтә.

- Бездә мондый очрак беренчегә түгел. Нәрсә эшли алабыз соң? – дип аптырыйлар балалар йорты тәрбиячеләре. – Баланы гаиләгә урнаштыру эше белән опека органнары шөгыльләнә бит.

Русиядә гаиләләр һәр дүртенче гаиләне файда күрү, табыш алу нияте белән тәрбиягә ала. Һәр өченчесен соңыннан балалар йортына кире тапшыралар.

Ике тапкыр ятим

«Гуманитар фаҗига» дигән сүзтезмә бигрәк тә быелгы елның яз айларында, тәрбиягә алынган сабыйларны балалар йортларына кире тапшыру очраклары меңнәр белән исәпләнә башлагач ешрак ишетелә башлады. Бу хәлгә март аенда Калининград шәһәренең балалар йортындагы бер очрак этәргеч булып торды дисәк, ялгышмабыз. Бала ВИЧ-инфекцияле әнидән туган. Әни кеше якты дөньяга тудыру белән сабыеннан баш тарткан. Күптөрле анализлар тапшырганнан соң Макарның сау-сәламәт булуы ачыкланган.

Ике яшь тулганда малайны туган көненә иң зур бүләк көтә - аны тәрбиягә алалар. Үзләренең беренче сабыйлары күптән түгел генә туган яшь пар Макарны тәрбиягә алып, аңа яңа исем-фамилия бирәләр, туу турындагы таныклыкны да яңаны эшләтеп алалар. Әмма ике ай вакыт үтүгә малайны «өзелеп яратучы» яңа әти-әнисе уллыкка алуны юкка чыгаруны сорап судка иск бирә. Имеш, Макарның әнисенең СПИДлы булу фактын алардан яшергәннәр! Соңрак яшь гаиләнең алдашуы билгеле була. «Тәрбиягә ятим бала алганнан соң өлкә хакимияте тарафыннан бирелә торган 300 мең сумны күләмендәге премияне алырбыз да, 250 мең сум ана капиталын кушып, яңа фатир өчен беренче взнос түләрбез. Бу акча гына җитмәсә, банктан кредит алырбыз», дип уйлыйлар алар. Тик банк бу яшь парга кредит бирми. Банктан «отказ» килү белән ир белән хатын икенче көнне үк Макардан баш тарта.

Балаларга, гаиләгә һәм яшьләргә таяныч күрсәтү буенча мәрхәмәтлек Фонды директоры Марина Терновская:

- Соңгы 1-2 елда тәрбиягә алган сабыйларны кире тапшыру очраклары бигрәк күбәйде, - ди, авыр сулап. – Без бу хәлгә үзебезчә анализ ясадык. Баланы алалар, торак шартларын яхшыртуга гариза язалар, фатирлы булалар. Кирәге калмаган баланы кире приютка тапшыралар. Бу хәл белән бер ни эшләп булмый: закон буенча бу балалар торак мәйданына дәгъва итә алмый. Безнең законнар баладан баш тарткан өчен әти-әнигә җәза бирми, хәтта уллыкка-кызлыкка алу файда күрергә теләү нияте белән бәйле булса да.

Кем син, яңа әти-әни?

- Бүгенге көндә документлары «чиста» булган теләсә кем уллыкка, яисә кызлыкка бала алала, - Марина Терновская. – Күпчелек ата-аналар сабыйны балалар йортыннан килеп алганда аны беренчегә күрә. Сабый мәгълүматлар базасы буенча ир белен хатынның конкрет теләген исәпкә алып сайлана: әйтик, фәлән яшьтә, күзләре фәлән төстә булсын… Артабан чиновникларны бу баланың язмышы кызыксындырмый. Уллыкка-кызлыкка бирү эшләре белән башка оешма шөгыльләнә. Сабый яңа әти-әнисе белән ничек яши, уртак тел таба алганнармы, юкмы, какмыйлармы аны, сукмыйлармы, монысы инде аларның проблемасы. Элек тәрбиягә бала алуның бердәм системасы бар иде. Балага 18 яшь тулганчы аңа психологлар, табиблар, социаль хезмәткәрләр күз-колак булып, ярдәм итеп килделәр. Хәзер баланың язмышы белән төрле оешмалар шөгыльләнә. Хәер, шөгыльләнә микән?... Русиядә бүгенге көндә тәрбиягә бала алу популяр түгел. Пособиесе ягыннан да отышсыз. Яңа әти-әнигә бала өчен бер мәртәбә бирелә торган 8860 сум 54 тиен акча тәгаенләнә.

Статистика буенча, 2009 елның июль башына барлыгы 5554 сабый тәрбиягә алынган. Чагыштырып карау өчен: 2008 елда – 13173.

Күпчелек гаиләләр хәзер опекунлык рәсмиләштерергә тырыша. Чонки попечительләргә бер мәртәбә түләнә торган 6592 сумнан тыш сабыйның яшенә карап 5410 сумнан алып 6160 сумга кадәр айлык түләүләр каралган. Аерым төбәкләрдә урындагы казнадан попечительләргә премия, өстәмәләр дә бирелә әле. Чагыштырып карагыз: 2009 елның беренче ярты еллыгында 38835 бала опекага алынса, 2008 елда бу сан 75933 булган.

Бер карасаң, «аз акча тугел, бер балага гына опекун булырга мөмкин инде», дип уйлар кемдер. Бәлки, шулайдыр да, әмма акчасы турында уйламый, чит баланы үзенекедәй күкрәгенә кысып яратырга, күңелендәге барлык наз һәм иркәләүдән шушы чит балага да өлеш чыгарырга әзер гаиләләр елдан-ел азая шул. Читтән караганда гына Русиянең балалар йортларында сабыйлар саны азая барган сыман. Ләкин бу иллюзия. Чынында исә елдан-ел арта барган ятимнәр саныннан чәчләр үрә торырлык.

Бөек Ватан сугышыннан соң 678 мең бала ятим калган. 2002 елда без бу күрсәткечне узып киттек. Бүгенге көндә безнең илдә 800 меңнән артык бала ятимлектә үсә.

Безнең күңелләргә ни булган?

- Чиновниклар кешеләрне акчага кызыктырып ятимнәрне тәрбиягә алырга үгетләделәр, - дип исәпли Русия балалар фонды рәисе, язучы Альберт Лиханов. – Эшсезләрне теркәү пунктларында: «Приюттан бала алыгыз, изге гамәл, ышанычлы акчалар…» дип агитация ясап йөргәннәрен хәтерлим әле. Шул вакытларда тәрбиягә бала алу Стаханов хәрәкәтен хәтерләтте. Балалар йортлары ябылды, ә интернат биналарын һәм аларның җир участокларын саттылар.

Лиханов фикеренчә, балаларны гаиләләргә тарату төбәк бюджетына да файда китергән. Чөнки приюта яшәгәнгә караганда гаиләдә яшәү күпкә очсызга төшә. Чыннан да, баланы приюта бер ел яшәтү казнага 150 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр төшә. Ә гаиләдә - өч тапкырга очсызрак…ё Зарланырлык бер урын да юк сыман: ятим бала әти-әниле булды, илдә балалар йорты берәүгә булса да кимеде, казна акчасы экономияләнә. Ләкин алай түгел икән шул.

- Кешеләр тиз арада ятим балаларның курчак түгеллеген аңладылар. Күпчелек балаларда энурез, ягъни бәвел тотмау күзәтелә, начар тәрбия алганнар, геннар да үзләрен сиздерә. Җитмәсә, пособиеләрне дә вакытында түләми башладылар. Шулай итеп, кызларны һәм малайларны кире кайтара башладылар. Ә кая куярга соң аларны? Ятимнәр проблемасын хәл иттек дип рапорт тапшырып, приютларны ябып бетерделәр. Нәтиҗәдә кире кайтарылган балаларны калган приютларга «тыңкычлап» тараттылар, - ди Лиханов.

Үткән елны 6 меңләп артык сабый кире приютка кайтарылган. Әти-әниләр тәрбиягә алган балаларны кыерсытып тотканнар. Барлыгы шундый 3012 очрак теркәлгән. 3 бала опекун гаебе белән үлгән.

Башкортстан: балалар йорты урынына гаилә

Төрле сәбәпләр аркасында приютка кире кайтарылган сабыйлар бездә дә бар. Аларны икенче гаиләләргә тәгаенлиләр. «Нәкъ менә шушы кире кайтару очракларыннан соң без тәрбиягә алырга теләүчеләрне, булачак опекуннарны җентекләп тикшереп, сайлап алырга кирәклегенә инандык. Хәзер бала алырга әзер булган һәр гаилә белән кимендә өч ай эшлибез, аннан гына сабый сайлау эшенә тотынабыз», - ди Уфа шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек буенча идарә начальнигы Милана Скоробогатова.

Республикада бүгенге көндә 38 патронат үзәк эшли. Үз эшләрендә алар башкала приютларының тәҗрибәсенә таяна. Башкортстанда патронат тәрбия буенча беренче эксперименталь мәйдан Уфада моннан 10 ел элек 9нчы санлы балалар йорты базасында ачылган. Тагын да җиде елдан – 2006 елның июлендә «Башкортстан Республикасында патронат тәрбия турында» Закон кабул ителде.

- Бәләкәчләрнең әти-әниле булырга мөмкинлекләре күбрәк, - дип исәпли Скоробогатова. - Әйтик, 1нче санлы балалар йортында кечкенәләр бөтенләй юк, калган ике приютта мәктәпкәчә яшькә кадәр 4 төркем ябылды, чөнки сабыйлар гаиләләрдә яшиләр. Ә бит үсмер балалар да гаилә турында хыяллана…

Милана Маратовна сүзләренә караганда, бүгенге көндә Уфаның 1нче һәм 9нчы санлы балалар йортларында үсмер һәм югары сыйныф яшендәге кызлар-малайлар тәрбияләнә.

Бала приютта үткәргән бер ай вакыт аның өч айлык үсешен тоткарлый, дип исәпли табиблар һәм психологлар. Шуңа күрә әгәр мөмкинлек бар икән, сабыйның гаиләгә урнашуына аяк чалмаска кирәк. Ни өчен? Бу сорауга Милана Скоробогатова болай ди:

- Әйтик, ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әнисез калган бала приютта яши, ди. Сабыйның хәлен белеп торучы якын туганнары да бар, әмма алар баланы үзләренә алалмыйлар: картлар, чирлиләр, тазалыклары юк… Башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Бу туганнар баланы үзләре дә алмыйлар, башка гаиләгә бирергә дә риза түгелләр.

Нәтиҗәдә, бала килеп туган хәлнең колы булып кала. Ләкин болай яшәргә ярамый бит! Ул туганнар бала язмышы турында уйламый.

Интерната үткәргән һәр ай, һәр көн, сәгать һәм минут баланың киләчәккә өметен үтерә.

Бу – безнең интернатлар начар дигән сүз түгел. Әмма чит булса да, икенче гаилә балага наз, күңел җылысы бирер иде.

Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә 4 балалар йорты, 2 приют, 2 сабый йорты эшли. 400дән артык бала тәрбияләнә. Ике ел элек балалар саны 800ләп булган.

Урысларда «Үз йөгең авыр түгел» дигән мәкаль бар. Мәхәббәттә, никахта туган, көтеп алынган сабый бервакытта да әти-әнисе өчен йөк булалмый. Бала зур шатлык, чиксез наз һәм иркәләү эчендә - гаиләдә үсәргә тиеш.